Уфада «АгроКомплекс» 31-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы эшли башлады

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров «АгроКомплекс» 31- нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм Агросәнәгать форумын ачты.

Форумда Татарстаннан авыл хуҗалыгы техникасын һәм аның комплектлаучыларын җитештерү, авыл хуҗалыгы биналарын, кече энергетиканы төзү, азык җитештерү һәм эшкәртү, терлекчелек һәм генетика өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 10 компания катнаша.

Күргәзмәдә Россиянең 37 төбәге вәкилләре, шулай ук Чехия, Венгрия һәм Америка компанияләре катнаша.

Татарстан катнашучылары әңгәмәдә Уфага күргәзмәгә беренче тапкыр гына килмәүләрен һәм һәрвакыт аның мәйданчыгында ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырылуын билгеләп үттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International